Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
Бераз яңгырлар явачак, көнбатыш районнарда карлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр да булырга мөмкин.
Көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көнчыгышында һава +13 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев