Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тирән кайгыбызны уртаклашып, ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез

Якын кешеңне югалтуның ничек авыр булуын кайгы үзеңнең ишегеңне шакыгач кына беләсең икән ул.

Борындык авылында гомер иткән кадерле кешебез – тормыш иптәшем, балаларыбызның әтисе Ирек Кәрим улы Хуҗинны аяу сыз үлем арабыздан алып китте.
Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларның барысына да, яраткан кешебезне соңгы юлга озатырга ярдәм иткән мәгариф бүлеге, мәгариф хезмәткәрләре проф союзы оешмасына, Борындык мәктәбе, “Гөлбакча” балалар бакчасы коллективларына, район мәктәпләре директорлары һәм укытучыларына, «Идел буе урман хуҗалыгы» казна учреждениесе хезмәткәрләренә, барлык туганнарга, авылдашларга, күршеләргә, хезмәттәшләргә, иремнең сыйныфташларына, дусларга, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысының да игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.

Тормыш иптәше Рания Хуҗина, Борындык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев