Яшь экологлар
Кичә Казан шәһәр балалар экология-биология үзәгендә "Кислородны арттырабыз" (Больше кислорода) федераль программасында катнашкан мәктәпләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Бәйге кысаларында Олы Кайбыч һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләре башкаладан китерелгән агач үсентеләрен утырткан иде. Бүләкләү тантанасында әлеге мәктәпләрнең биология укытучылары Гөлшат Хәйретдинова белән Татьяна Анисимова, район мәгълүмати-методик үзәгенең уку фәннәре буенча баш белгече, проектның кураторы Светлана Петрова да катнашты. Алар иҗат коллективлары чыгышын карады, шәһәр үзәгендә экскурсиядә булды, экологик программалар, кунаклар белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев