Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм хәят

Кредит баш бәласе булмасын дисәгез

Газетабызның узган саннарының берсендә кредит алып, зур бурычларга баткан кешеләр турында язганнан соң, шәхсән үземә төрле шалтыратулар, үзләренең кредит тарихларын сөйләүчеләр булды. Аңладым: әле күпләребезне кредит баткаклыгыннан коткарып калу өчен, әлеге теманы дәвам итәргә кирәк. Соңгы арада кешеләр гел бер оешма исемен әйтеп зар елыйлар. Күрше республикада урнашкан ул. Әллә...

Газетабызның узган саннарының берсендә кредит алып, зур бурычларга баткан кешеләр турында язганнан соң, шәхсән үземә төрле шалтыратулар, үзләренең кредит тарихларын сөйләүчеләр булды. Аңладым: әле күпләребезне кредит баткаклыгыннан коткарып калу өчен, әлеге теманы дәвам итәргә кирәк.


Соңгы арада кешеләр гел бер оешма исемен әйтеп зар елыйлар. Күрше республикада урнашкан ул. Әллә ни күп документлар сорамый гына, җиңел генә кредит бирә. Безнең район белән янәшә булгач, әлеге оешмадан райондашларыбыз да шактый гына акча алып тора. Алуы җиңел, ә менә кайтаруы...

Нужасы төшеп, Галим абый да (язмада исемнәр үзгәртеп бирелә - Р.Х.) бу оешмадан кредитка акча алып торырга бара. Тиешле документларны тутырганнан соң акчаны биреп тә җибәрәләр аңа. Алынган сумма аз түгел, шуңа залогка шәхси хуҗалыктагы машина куела.

Ә хәзер игътибар: Галим абыйның кредиты, килешү буенча, көн саен 1% артып бара. Елга 365 % дигән сүз бит бу! Галим абый бу килешүгә кул куйган һәм ул аны вакытында түләп барырга тиешле...

Әлбәттә, мондый тизлек белән артып барган кредитны кемнең кесәсе күтәрә алсын икән?! Галим абыйның да уңайсыз хәлгә калган көннәре менә. Көн саен үсеп барган процентлар, штрафлар - барлыгы миллионнан артык бурыч җыелган. Залогка яздырган машинаны да күптән алып киткәннәр...

Хөрмәтле райондашлар! Әлбәттә, зур эшкә тотынасы булса, кредит алып хәлдән чыгарга тырышабыз. Әмма, мөмкин булганча, тикшерелгән дәүләт банкларына мөрәҗәгать итәргә тырышсагыз иде. Кредит алганда, ничек түлисегезне төгәл күз алдына китерү, килешү кәгазен җентекләп укып чыгып, өйрәнү дә мөһим.

Кредит алырга барганчы мең тапкыр уйла, башыңа бәла алырлык булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев