Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

15 марттан Татарстанда барлык боз кичүләре үз эшен туктата

15 мартта 12:00 сәгатьтән Татарстандагы Яшел Үзән — Түбән Карамалы һәм Аракчино — Югары Ослан боз кичүләре үз эшләрен туктата, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ведомствода аңлатуларынча, җылыну аркасында бозның структурасы үзгәргән — ныклыгы кимегән, көпшәкләнгән.

«Бозның ныклыгын билгеләгәндә, аның гомуми калынлыгы алдаучан булырга мөмкин. Моннан тыш, көчле агым булган урыннарда җылыну вакытында боз өстенә су чыга башлый. Мондый вакытта бозга кергәндә бик сак булырга кирәк! Якын арада куркыныч язгы бозда балык тотуны туктатырга кирәк!» — дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев