Бердәмлеккә ни җитә!
-
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, райондашлар! Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисади үсешнең, халкыбыз иминлегенең мөһим шарты булып тора. Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итү ниге-зенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әйләнде. Җәмгыятебез уңганнары әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев