Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бердәмлектә көч!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь­ – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле райондашларым! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән мөһим бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия: бердәм, димәк, көчле булырга, үсәргә һәм уңышларга ирешергә, бер-береңне хөрмәт итәргә һәм үз Ватаныңны сакларга. Бүген илебезнең төп хәзинәсен тәшкил иткән күптөрле гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәниятләргә, телләргә, дини карашларга ия булган халкыбыз шулай ук бердәмлеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтыла. Безнең уңышлар республикабыз үсешенә, аның халыкара киңлектә абруе артуга турыдан-туры бәйле. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алга таба да районда икътисадый һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә, күпкырлы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.
Илнең киләчәге аның гражданнары кулында. Һәркайсыбыз, дәүләтебезнең Төп законы нормаларын үтәп, үз хокукларыбызга һәм бурычларыбызга җаваплы, сакчыл мөнәсәбәттә булып, төбәкнең социаль, сәяси һәм икътисадый тотрыклылыгына үзебездән өлеш кертәбез. Ихлас күңелдән һәммәгезгә дә иминлек, сәламәтлек, Россия, Татарстан, районыбызның чәчәк атуы хакына башкара торган эшләрегездә уңышлар, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев