Биектауда 17 яшьлек кызның мотоцикл катнашындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән
Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 10.30 сәгатьтә «Прованс» торак комплексы янында 17 яшьлек мотоцикл йөртүче егет, җиңел машинаны узып китәргә җыенганда, идарәсен югалтып, бордюрга бәрелә һәм әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, мотоцикл пассажиры — 17 яшьлек кыз имгәнеп, соңрак хастаханәдә җан бирә.
Фаҗиганең нечкәлекләрен ачыкларга дип, Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин авария булган урынга барган. Процессуаль тикшерү оештырылган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев