Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек шагыйрьнең тууына 138 ел тулуга багышланган тантана узды

Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына быел 138 ел тулды. 26 апрель – туган телен, халкын хөрмәт иткән һәркем өчен зур бәйрәм.

Бу көнне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әдәби-музыкаль кичәләр, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викториналар узды. Һәр елдагыча, район үзәгендә Туган тел һәм шигърият бәйрәме үтте.

Габдулла Тукайның иҗади мирасын үз итеп, аны өйрәнүчеләр, күңелләрендә шигырь уты йөртүчеләр Галия Кайбицкая музее каршына җыелды.

Без Тукайның олы шәхес булып танылуында, һичшиксез, якташыбыз, Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның мөһим роль уйнавын беләбез. Бөек шагыйрьне искә алып, шигырь бәйрәмен Мотыйгулла Төхвәтуллинның татар дөньясына данлыклы кызы Галия Кайбицкая музее янында үткәрүнең асылы да шунда, — диде музей директоры, кичәне алып баручы Чулпан Камалиева.

Тукай туган көннән алып, дөньяда, тормышта, җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмады. Әмма, күпме вакыт узса да, аның иҗаты һич тә үзгәрмәде, искермәде. Чөнки ул шагыйрь генә түгел, халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Мәшһүр шәхесебез үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Сабыйларыбыз Тукай әкиятләрен тыңлап йокыга китә. Күпме тәрбияви әсәрләр иҗат иткән ул. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да, кыска гына гомере эчендә Габдулланың үзеннән соң гаҗәеп бай мирас калдырган шәхес булуын әйтте.

Бүген, Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап, татарлар яшәүче һәр төбәктә Тукайга багышланган чаралар уза, — диде ул. — Кайбычлылар да Тукай иҗатын ярата, һәр елны шигырь бәйрәменә җыелалар. Бүгенге бәйрәм белән барыгызны да чын күңелдән котлыйм. Күңелләрдә иҗат ялкыны сүнмәсен!

Шагыйрьнең хәтта чит илләрдә дә мәгълүм шигырьләреннән, әкиятләреннән башка бәйрәмнең бер яме дә булмас иде. Аларны «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр өйрәнеп килгән иде. Балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Сәмир Гыйсмәтуллин, Нәргизә Хәялиеваның җырлары, Искәндәр Батановның курайда уйнавы да бәйрәмгә ямь өстәде.

Алга таба микрофонны Олы Кайбыч, Кошман, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы мәктәпләре укучылары үз кулына алды. Сәнгатькә гашыйк якташларыбыз — «Кайбыч кызлары» җыр-бию коллективы, район мәдәният йорты, үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышлары да нур өстенә нур булды. Үзешчән шагыйрә Гөлназ Сөнгатуллина үзе иҗат иткән шигырен һәм

«Ак калфак» оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева Тукайның "Пар ат«ын сөйләде.

Соңыннан, барыбыз да бергәләп, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардык. Бу ел — әлеге шигырь өчен юбилей елы, аның иҗат ителүенә 115 ел тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев