Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Чувашия Республикасы Комсомол районының Чичкан төп мәктәбе укытучылары һәм укучылары Кайбычка килде.
Кайбыч ягы — бай тарихлы һәм матур табигатьле район. Һәр авыл, һәр урамның үз тарихы, үткәне бар. Чувашия Республикасыннан килгән кунакларыбыз, шул тарихка якынаеп, вакыт һәм буыннар бәйләнешен тойды.
Экскурсия барышында алар районның тарихи үзенчәлекләре, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында белде. Кайбыч ягы музее хезмәткәрләре кунакларны музей экспозицияләре белән таныштырды. Борынгы көнкүреш әйберләрен, милли кием үрнәкләрен, архив документларын, төбәгебезнең үткәне турында сөйләүче фотосурәтләрне кызыксынып карадылар.
Укытучылар һәм укучылар Галия Кайбицкая музеенда да булды. Күренекле якташыбызның тормышына һәм иҗатына багышланган экспонатлар белән таныштылар.
Район үзәгендәге мемориаль комплекс — Җиңү паркы буйлап үткәрелгән экскурсия аеруча тәэсирле булды.
Күрше республикадан килүчеләр бу көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Алар Кайбыч турында бик күп яңа мәгълүмат алды.
Мондый очрашулар-үткәннәр белән танышу гына түгел, белемне арттыру һәм күзаллауны киңәйтү дә. Танып белергә, өйрәнергә, эзләнергә һәм аралашырга омтылучыларны Кайбычта гел шатланып каршы алалар.
Зөлфия Галиуллина,
Кайбыч ягы музее хезмәткәре
Нет комментариев