Февральнең беренче көнендә Татарстанда кар һәм бураннар дәвам итә
Хәбәрләр

Февральнең беренче көнендә Татарстанда кар һәм бураннар дәвам итә

Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кар явуын дәвам итәчәк. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.

Секундына 6-11 метр тизлек белән исүче төньяк-көнчыгыш җиле, вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (аерым алганда, Казанда). Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килә.

Көндез Татарстанда −4.. −9 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында −4.. −6 градуска кадәр).

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев