Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Яшүсмерләргә тантаналы төстә паспорт тапшырдылар

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр.

Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне Россиянең тулы хокуклы гражданы итеп хис итә башлыйсың.

Россия Федерациясе көне алдыннан Кайбыч ягы музеенда 14 яше тулган укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Яшь дусларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, миграция пункты начальнигы Ильфир Яруллин, балалар һәм үсмерләрнең «Алдынгылар» хәрәкәтенең җирле бүлеге рәисе Елена Краснова, яшьләр эшләре, спорт бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова, укучыларның әти-әниләре катнашты.

Тантаналы чара башында Россия Федерациясе көненә, Россиядә паспортның килеп чыгу тарихына багышланган видеоязмалар күрсәтелде.

Укучылар Россиянең лаеклы гражданнары булырга ант бирделәр.

Колаңгыдан Наилә Маннапова әти-әниләр исеменнән чыгыш ясады, укучыларга уңышлар теләде.

Соңыннан музей буенча экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев