Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлек сагында торучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Гомер-гомергә бәйрәмнәрне дә, ял көннәрен дә белмәгән табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казана. Чөнки кеше сәламәтлеге турында кайгырту теләсә кайсы минутта нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган ак халатлы һөнәр ияләре тормышының мәгънәсе булып тора. Бу игелекле һөнәр тирән белем, гадәти булмаган әхлакый сыйфатлар — шәфкатьлелек, сизгерлек, игътибарлылык һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең проблемаларына эчкерсез кайгыртучанлык таләп итә.
Шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм табиблар, сез көн саен медицина хезмәткәренең югары исемен раслап, пациентларга һәм аларның туганнарына үз күңел җылыгызны бирәсез. Иң зур рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итәм. Гаиләләрегезгә, якыннарыгызга тынычлык, бәхет, бәйрәм кәефе, районыбыз кешеләре хакына уңышлы эшләвегезне һәм, әлбәттә, сәламәтлек телим!
Нет комментариев