Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне белән!

21 апрель – Җирле үзидарә көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Соңгы елларда җирле үзидарә хакимият институты буларак формалашу һәм ныгу юлын узды һәм бүген дә камилләшүен дәвам итә. Җәмгыятькә иң якын иҗтимагый хакимият буларак, җирле үзидарәнең төп бурычларының берсе – халык белән элемтәдә булу, кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү. Бүгенге көн эшчәнлегебезгә яңа бурычлар һәм юнәлешләр куя. Муниципалитет гуманитар ярдәм җыю буенча күпсанлы акцияләрдә актив катнаша, хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә һөнәри осталык һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Көн дә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итәсез. Муниципаль берәмлекнең барлыкка килү вакытында эшләгән һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, җаваплы эштә уңышлар, яңа казанышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев