Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда ТР Милли музееның “Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел” күргәзмә проекты тәкъдим ителде.

19 апрель – Кайбычның туган көнендә узган презентациядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин, аннан соң идарә иткән Җәүдәт Гаффаров, мәктәп директорлары катнашты.

Күргәзмәдә республикабызда яшәүчеләрнең Донбасс бассейны үсешенә керткән өлеше, бер-берсеннән ерак булып күренгән Татарстан белән Донбасс өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгать, икътисади багланышлары турында сөйләүче документлар, фотолар, хатлар, башка материаллар тәкъдим ителде.

Проектның кураторы, ТР Милли музееның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Анастасия Мокрополова сөйләвенчә, узган гасырның 20 нче елларында Донбасста зур татар диаспорасы барлыкка килә. Донбасс татарстанлылар тормышында аерым роль уйный. Гражданнар сугышыннан соң республиканың бик күп кешесе Донбассны торгызырга киткән. Бик күпләр шунда гаилә корып калган. Донбасс тарихы аларның шәхси тарихына әйләнгән.

Күргәзмәдән тыш, шул ук исемдәге буклет-юл күрсәткече дә тәкъдим ителде. Анда Татарстан — Донбасс темасы буенча тиңдәше булмаган материаллар тупланган.

Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров музей буенча экскурсия дә үткәрде. Анда катнашучыларны төрле елларда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган райондашларыбызга багышланган стендны кызыксынып карадылар. Район администрациясендә төрле елларда хезмәт куйган һәм хәзерге вакытта эшләүчеләрне үз эченә алган стенд та кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев