Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә барды.

«Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов белән Ульянково авылы янында очрашттылар.

Хәзерге вакытта безнең җәмгыять кырларында 14 чәчү комплексы эшли. Әлеге 14 комплекс бер тәүлеккә 1,5 мең гектарга якын мәйданда эш башкара. Эш шул темпларда барса, сабан культураларын чәчүне озакка сузмабыз дип ышанам, — диде Александр Александрович. — Безнең җәмгыятьтә күпчелек басуларны көнбагыш, рапс культуралары били. Барлык мәйданнарның 34 процентында эш башкарылды инде.

Без 163 гектарлы басуга килгәндә, Руслан Семенов «Аксион» тракторына тагылган чәчү комплексында сабан бодае чәчә иде.

Кичкеево авылы янындагы кырда «Россельмаш — 3537» тракторында Дмитрий Мухин, «Россельмаш — 3535» тракторында Александр Рыбаков рапс чәчә.

«Фәрит Зиннуров» крестьян-фермер хуҗалыгы басуында Илсур Җамалетдинов белән Рамил Яруллин «МТЗ» тракторларында көнбагыш чәчә иде. Фәннүр Зиннуров чәчү агрегатларын чәчүлек орлык белән тәэмин итә. Аның әйтүенчә, КФХның 1600 гектар мәйданда җире бар, шуларга сабан бодае, арпа чәчергә өлгергәннәр.

«Рушан Сайранов» КФХы басуында Багай авылы фермеры Федор Крайнов арпа чәчә.

Мин үз кырларымны чәчеп бетердем. Рушан Сайранов чәчеп бирүемне үтенгәч, аңа ярдәмгә килдем, — диде Федор.

«Туган як-Агро» җәмгыяте басуында баш инженер Ирек Тимершин каршы алды. Бу хуҗалыкта Альберт Илгизәрович уҗым культуралары басуын карады. Хуҗалыкларда ул кайсы кырга ничә гектарда, нинди культура чәчелгәнен, тагын күпме чәчәсе калганын, һәр гектарга күпме ашлама кертүләре, механизаторлардан кәефләрен сорашты.

Көннәрнең салкынча торуы дым сакланышына, корткычларның үрчемәвенә уңай йогынты ясый. Кайсы басуга барсаң да, техника эшли. Эшләр шундый темпта барса, язгы чәчү озакка сузылмас дип уйлыйм, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев