Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында бер атнада ике янгын чыкты

19 майда Морза Бәрле­башы авылында шәхси хужалыкта янгын чыкты. Янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, йорт хуҗалары биредә даими яшәми, кайтып-китеп кенә йөриләр.

«Мунча януы турында хәбәр алдык. Вакыйга урынында коткару төркеме һәм җаваплы хезмәткәрләр эшләде. Янгынны вакытында сүндерә алдык. Ялкын күршедәге корылмаларга, якын тирәдәге агачларга җәелеп өлгермәде. Шулай да мунча белән сарай янып бетте. Сәбәбе — мичне артык кыздыру һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип фаразлана», — диде янгын күзәтчелеге хезмәткәре Резедә Ибраһимова.

Җәй көне мичкә якканда аеруча сак булырга кирәк.

«Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Мичне артык кызу ягуга юл куярга ярамый. Мичләрнең, төтен чыгу юлларының төзеклеген даими тикшереп тору мөһим. Мунча якканда, күмерләрнең мичтән төшмәвен карап торырга кирәк. Мунчадан чыгып киткәндә, күмернең янып бетүенә инанырга кирәк», — дип киңәш итә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.

Резедә Ибраһимова хәбәр иткәнчә, дүшәмбе кичендә Федоровское авылында да янгын чыккан. Шәхси хуҗалыкта электр үткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында сарай яна башлый. Йорт хуҗалары аны үзләре сүндерергә тырыша, янгын сүндерүчеләргә тиз генә хәбәр итмиләр. Ялкын телләре тиз арада ике фатирлы йортның түбәсенә күчә. Күңелсез хәл турындагы хәбәр янгын сүндерү-коткару бүлегенә кичке сәгать җиденче яртыда килә. Олы Кайбычтан һәм Борындыктан янгын сүндерүчеләр шунда ук ут-күз чыккан урынга кузгала.

Беренче булып Федоровскоедагы аерым янгын сүндерү посты коткаручылары килә. Бәхеткә, йортның үзен саклап калалар, түбәсе янып бетә. Ике фатир да су белән тула, шуңа күрә хуҗаларның милкенә зур зыян килә. Ә сарай тулысынча янып бетә.

Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01 номерына шалтыратып, ут-күз чыгу турында хәбәр итәргә кирәк, ди инспектор. 

Укучыларның җәйге каникуллары җитте. Күпчелек балаларның ата-аналары көне буе эштә. Бала-чаганың ут белән уйнавы еш кына янгын чыгуга сәбәпче була. Фаҗигаләрдән саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Балаларның иминлеген тәэмин итү — өлкәннәрнең бурычы. Начар үрнәк күрсәтмәгез: алар янында тәмәке тартмагыз. Шырпыны баланың буе җитми торган урында саклагыз. Учак кабызуны балаларыгызга ышанып тапшырмагыз, аларны ут янында ялгызын калдырмагыз. Әгәр дә янучан сыеклык белән уйныйлар икән, битараф калмагыз, аларны туктатыгыз. Соңгы вакытта телефоннар аркасында да янгыннар еш килеп чыга. Телефонны зарядкада озак вакыт тотмагыз. Янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматлары буенча, узган ел балалар шаяруы нәтиҗәсендә кипкән үләнгә ут капкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев