Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар яшел уракка төште

Районыбыз хуҗалыкларында яшел уракка керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 июньгә 250 гектарда күпьеллыклар урылган, 1350 тонна сенаж салынган.

10 июньдә «Август-Кайбыч» җәмгыяте, күпьелыкларны урып, сенаж салуга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән бергә Ульянково авылы тирәсендәге 946 гектар мәйданны биләгән басуда эш барышы белән танышып кайттык.

Биредә эш оешкан төстә бара. Ике «МТЗ-82» тракторында Юрий Кайсаров, Юрий Развалов, «Класс-Акцион» тракторында Тәүфыйк Гафуров яшел массаны ура. Ике «Ягуар» комбайнынчылары Хәмзә Мохтаров белән Олег Баринов, яшел массаны ваклатып, трактор арбаларына төятеп бара. Зур арбалар тагылган ун трактор яшел массаны булачак терлекчелек комплексыннан ерак булмаган басудагы сенаж базына ташый. Анда «Россельмаш», «Класс-Акцион» тракторларында Рафаэль Драндров һәм Руслан Семенов яшел массаны тыгызлап тора.

Эш башыннан биредә 1 мең тонна сенаж салынган.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев