Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның тәрбия бирү өлкәсе белгечләре өчен семинар узды

Районның тәрбия бирү өлкәсе белгечләре — мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, тәрбия буенча киңәшчеләре, педагог-оештыручылар, мәктәп театрлары җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары вәкилләре Олы Кайбыч мәктәбендә үткәрелгән семинарга җыелды.

«Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия бирү командасы» дип исемләнгән әлеге семинарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.

Очрашу мәктәпнең спорт залында башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахмановна биредә укучылар белән «Ватанга хезмәт итәргә әзер. Стройда йөрүгә әзерлек» дип исемләнгән мастер класс күрсәтте. Семинар актлар залында дәвам итте. Мәктәп директоры Исламия Мусина, барысын да сәламләп, сүзне укучыларга бирде.

Укытучы Алсу Хәмидуллина җитәкчелегендәге мәктәп театрының яшь артистлары Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәреннән өзек сәхнәләштерде.

Семинарда тәрбия бирү командасының уңышлы тәҗрибәләре белән дә бүлештеләр. Олы Кайбыч мәктәбенең «Тату класс серләре» бәйгесендә финал этабы җиңүчесе булган әти-әниләр комитеты күңелләргә үтеп керелек итеп чыгыш ясады. Шушы мәктәп укучысы — «Иң яхшы вожатый» конкурсының финал этабы җиңүчесе Диләрә Хикмәтуллина залдагылар белән эшләү осталыгын күрсәтте, педагогларны биетте. Федоровское мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Имин мәктәп» республика бәйгесенең финал этабы җиңүчесе Ольга Сахарнова да хезмәттәшләренә эш тәҗрибәсе турында сөйләде.

Әти-әниләргә дә сүз бирелде. Мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Айсылу Нигъмәтуллина балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау ысуллары турында сөйләде.

Семинар әнә шулай мастер-класслар, укучылар, әти-әниләр чыгышы белән үрелеп барды. Анда катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. Балаларга тәрбия бирүнең тормышыбызның мөһим өлкәсе булуын әйттеләр, киңәшләрен белдерделәр. Яңа форматта үткән, тирән эчтәлекле семинар оештырулары өчен Олы Кайбыч мәктәбе директоры Исламия Мусинага һәм коллективка рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев