Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада үткәрелде

Кышның беренче көнендә «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада үткәрелде.

Спартакиадада катнашучылар пневматик винтовкадан ату, шахмат, шашка уйнау, бассейнда йөзү буенча осталыкларын күрсәтте. Мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, алар актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Ярышларда теләп катнашалар, чөнки бер-берсе белән күрешәләр, рәхәтләнеп аралашалар.

Бу спартакиаданы ел саен көтеп алам. Шахматка өстенлек бирәм, чөнки кечкенәдән уйный башлаган идем. Ярышларда еш җиңәм, медаль, дипломнарым шактый күп җыелды. Бүген дә җиңүгә ышанычым зур, — диде Борындыктан Фаил ага Хөснетдинов. 

Өлкән яшьтәге дустыбызның юраганы юш килде. Бу юлы да беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Икенче-өченче урыннарны Мөрәледән Марсель Нәҗиев, Олы Кайбычтан Марат Вәлиев яулады. Марсель ага яшь вакытларын да искә алды.

Миңа да шахмат, шашка җене кагылган дияргә була. Армия сафларында хезмәт иткәндә, ротада иң төз атучы мин идем. Бәйгеләрдә җиңү яулагач, рота командиры «Молодец, маленький», дип аркамнан сөеп куя иде. Чөнки ротада буйга иң кечкенәсе мин идем, — диде ул.

Пневматик винтовкадан атуда иң күп очконы Олы Кайбычтан Риза Нуруллин җыйды. Борындыктан Фаил Хәйбуллин, шахматта да җиңгән Марат Вәлиев икенче-өченче урыннарда. Хатын-кызлардан Колаңгыдан Наталья Разваловага тиңнәр булмады. Борындыктан Полина Гасилина — икенче, Колаңгыдан Светлана Маркова өченче урынны алды. Наталья Развалова белән Светлана Маркова шашка уенында да сынатмады, икенче-өченче урыннарны алдылар. Төп җиңүче — Кече Мәмедән Нина Дунаева.

Бассейнда узган ярышта пенсионер Риза Нуруллинга тиңнәр булмады. Борындыктан Николай Гасилин икенче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Полина Гасилина йөзүдә беренче урынны алды. Колаңгыдан Валентина Төхвәтуллина, Светлана Маркова икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Спортның йөзү төрендә, пневматик винтовкадан атуда да Риза Нуруллин беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Пенсионерлар арасында үткәрелгән зона, республика ярышларында да район командасына өстәмә баллар отарга ярдәм итә. Кайчан гына чакырсаң да, ул һәрвакыт район данын якларга әзер, — диде ярышны оештыручы Юрий Михайлов.

Спартакиадада җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм бүләкләрне Юрий Михайлов, спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин һәм яшьләр эшләре секторы начальнигы Альбина Әхмәтова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев