Кайбычта терлекләргә дару үләннәре җыялар
Дару үләннәренең кеше организмына гына түгел, терлекләргә дә файдасы зур. Шуңа да ветеринариядә дә уңышлы кулланыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе белгечләре дару үләннәре җыю буенча хуҗалыкларга ел саен план җиткерә. Быел, мәсәлән, "Гөбенә"гә - 2000, "Алтын кырлар"га - 1600, "Алтын башак"ка 1000 килограмм кычыткан җыю бурычы куелган. Башка төр дару үләннәре буенча аерым план җиткерелгән. Кайбычның иркен болын-кырларында, урманнарда үскән шифалы үләннәр яшь бозауларны дәвалаганда аеруча сихәт бирә икән. Табигать байлыклары акчаны экономияләргә дә ярдәм итә, дару препаратлары кыйммәт бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев