Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров:"Кайбыч ягы керәшеннәре "Туым җондызы"на бик яхшы әзерләнгән"
“Туым жондызы” – “Рождественская звезда” республика фестиваленең зона туры быел Хуҗа Хәсән авылындагы мәдәният йортында узды.Соңгы елларда ул Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә үткәрелеп килде. Быел Хуҗа Хәсәнне сайлаулары юкка гына түгел. Чөнки, ремонттан соң, мактанырлык, сокланырлык чын мәдәният сарае барлыкка килде. Аннан соң, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева да шушы авылдан, авыл җирлеге башлыгы.
Фестивальнең жюри рәисе- Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров әйткәнчә, Кайбыч быел да фестивальгә иҗади якын килеп әзерләнгән.
-Бүгенге чара чын халык фольклор бәйрәменә әйләнде. Максатыбыз - керәшен музыкаль иҗатын, сәнгатен саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау, - диде Геннадий Макаров.- Сайлап алу турлары Менделеевск, Чистай, Кайбыч һәм Казанда узды. Без йөзләгән катнашучыга бәя бирдек һәм "Туым җондызы"ның елдан-ел популярлаша баруына инандык. Керәшеннәрнең милли киемнәре, борынгыдан килгән җырлары саклансын өчен кирәк безгә бу фестиваль. Бүген Кайбыч ягы керәшеннәренең чыгышын карап, чын күңелдән сокланып утырдык. Балалар талантлы, күзләрендә очкын! Сезнең иҗади мөмкинлегегез зур. Фестивальдә катнашучыларга, аларны әзерләгән педагоглар, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтем зур.
"Бәрмәнчек" ансамбленең сәнгать җитәкчесе, жюри әгъзасы Эльмира Кашапова зона турларына Кайбычка ел саен кайта. "Сез уникаль район. Башкаларны кабатламыйсыз. Сезнең як керәшеннәре генә башкара торган җырларны да эзләп тапкансыз",- диде ул. Жюри составында "Бәрмәнчек" ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова да бар иде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова белән мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да безнекеләр өчен җан атып утырды.
Башка еллардан аермалы буларак, "Туым җондызы"нда балалар, мәктәп укучыларының гына түгел, урта яшьтәгеләрнең дә катнашуына игътибар иттем. Баксаң, быелгы фестивальдә “Керәшен җыры авторы”, “Халык хореографиясе”, “Фольклор-этнографик коллектив” номинацияләре һәм 26-35 яшькә кадәр зурлар төркеме дә барлыкка килгән икән. Икенче елга керәшеннәрнең кул эшләренә, костюмнарына багышланган “Гамәли сәнгать” номинациясен булдырырга уйлыйлар.
Хуҗа Хәсән фермасында бозау караучы Эльза Орлова, Иске Тәрбит авылының почта начальнигы Лилия Давыдовалар әнә ничек оста җырлый! Аларның икесе дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Беренче урынга чыгучыларның барысы да 2 февраль көнне Казан шәһәренә гала- концертка чакырылачак. Казанга баручылар арасында Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Никита Русов, Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова, мәдәният йорты методисты Анна Матвеева һәм аның нәни кызы Катя, "Инешкәй" ансамбле, Олы Тәрбиттән Константин, Игорь Чумариннар һәм Илья Кирилловны үз эченә алган трио, Иске Тәрбиттән "Кызлар" төркеме дә бар. Икенче-өченче урыннарны яулаучыларга да дипломнар тапшырылды.
-Җырлау сәләте Байморзада яшәүче әнием Людмила Яковлевадан күчкәндер миңа,- ди өч бала анасы Эльза. - Тормыш иптәшем Аркадий тракторда эшли. Бу фестивальдә катнашырга методистыбыз Анна Матвеева тәкъдим итте, рәхмәт аңа.
Олы Кайбычтан Артем Русов, Байморзадан Олег Чикалов, Мәлкидән Вадим Бичарин, "Кызлар-йолдызлар" төркеме, Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова, Иске Тәрбиттән Карина Баринова, Соравыл авылы клубы методисты Константин Ямщиковларның җиңүләре алда әле.
Конкурс финалистлары өчен шатлыклы хәбәр бар. Хәзер солистлар һәм коллективлар өчен аерым гран-при булачак. Кем белә, бәлки аларның берсе булса да Кайбычка кайтыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев