Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казан үзәгендә ир-атны пычак белән кадап үтергән егет тикшерү изоляторына озатылды

Казанның Вахитов районы суды тикшерүче үтенече буенча кичә ир-атны пычак белән кадап үтергән 18 яшьлек Булат Хисмәтуллинны ике айга тикшерү изоляторына озаттылар.

«Татар-информ» агентлыгы ачыклаганча, фаҗига очраклы рәвештә килеп чыккан. Элегрәк ир-егетләр үзара таныш булмаган, алар арасында низаг купкан һәм Булат Хисмәтуллин үзен рәнҗетүчене салкын корал ярдәмендә «акылга утыртырга» булган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең Борһан Шаһиди урамында булуы хакында хәбәр иткән иде. Егет 49 яшьлек ир-атка биш тапкыр пычак белән кадаган. Шуннан соң зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев