Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Казанда узган тәүлектә 32 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Казан юлларын җыештыруга узган тәүлектә 1 111 берәмлек махсус техника һәм 680 юл эшчесе чыкты.

Шәһәр урамнарыннан 32,8 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Юл өслеген эшкәртү өчен 127 тонна бозлавыкка каршы чаралар кулланылды, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 89 тонна ком-тоз катнашмасы.

Көндез эш дәвам итәчәк. Магистральләрне һәм квартал эчендәге машина юлларын чистартуга 609 машина һәм 575 юл хезмәте хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев