Кировка – тәҗрибә уртаклашырга
27 июньдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Киров өлкәсенә эш визиты белән барып кайтты.
Кировка баруның төп максаты - өлкәнең Куменск районының "Кызыл байрак" хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу. Бу хуҗалык ит һәм сөт, ашлык җитештерү буенча алдынгылардан санала. Делегация составында министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, кайбер муниципаль район башлыклары, шул исәптән Кайбыч муниципалитеты җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре бар. Әлеге сәфәр вакытында алар сыерларны бәйләмичә генә асрауга исәпләнгән савым комплексы, терлекчелек фермалары, силос салуда кулланылучы әзерләү техникасы белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев