2023 елның 10 июлендәге «Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 150 һәм 151 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында«гы 323 нче Федераль законы нигезендә, РФ Җинаять кодексына «Физик затларның вакыты чыккан бурычларын кайтару буенча эшчәнлекне законсыз гамәлгә ашыру» дип исемләнгән яңа 172.4 нче маддә кертелә.
Әлеге маддәдә, физик затлардан бурычларын кайтарту өчен, коллекторларның аларга карата көч куллануы яки милекләренә зыян китерүе, шулай ук зарар күрүченең яки аның якыннарының намусын һәм дәрәҗәсен хурлаучы ялган мәгълүмат тарату яки шуның белән янауга бәйле гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Җәзаларның берсе — биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм аерым бер вазифаларны биләүдән мәхрүм булу яки өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнә алмау. Алдан сүз куешкан кешеләр төркеме тарафыннан тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану, милекне юк иткән яки аңа зыян китергән өчен дә җәза катгыйрак булачак. Мәсәлән, 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү. Әгәр дә гамәлләр оешкан төркем тарафыннан, тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булган яки аеруча зур күләмдә көч куллану белән башкарылса, 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Алмаз Сөләйманов,
район прокуроры
Нет комментариев