Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Бир бишне!» дип исемләнгән икенче республика акселераторы финалистларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләнүчеләр арасында Кошман мәктәбе укучылары да бар.
«Бир бишне!» бәйгесендә Татарстанның 41 районыннан 700дән артык укучы һәм 38 укытучы катнашты. Мең проект арасыннан иң яхшы 50се сайлап алынды һәм аларның авторлары бүләкләү тантанасына чакырылды. Финалга чыгып, әлеге чарада катнашучылар арасында информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин җитәкчелегендәге Кошман мәктәбе укучылары Камилә Садриева, Камил Хикмәтуллин һәм Айзилә Закирова да бар.
— Сигезенче класс укучысы Камилә Садриева инглиз телен өйрәнү буенча кушымта ясады. Тугызынчы класста белем алучы Камил Хикмәтуллин астрашоп маркетплейсы аша цифрлы товарлар сатып алуны тиз һәм куркынычсыз итү буенча кушымта әзерләде. Аның классташы Айзилә Закирова бәйгедә 4-9 яшьлек балалар өчен пластилин белән эшләү буенча интерактив ярдәмлек белән катнашты, — диде педагог Алмаз Җиһаншин. — Әлеге укучыларның өчесе дә үз идеяләрен алга таба үстерү өчен күчмә акселераторга юллама алды. Казан шәһәрендәге «Байтик» лагеренда 21-23 ноябрьдә узачак әлеге чарада проектлар ясау буенча мастер-класслар үткәрелә.
«Бир бишне!» бәйгесе икенче тапкыр үткәрелде. Беренчесе ике ел элек уздырылды. Үз һөнәренең чын остасы булган Алмаз Җиһаншинның анда шулай ук өч укучысы җиңү яулаган иде.
«Бир бишне!» — Татарстанда яшәүче 10-17 яшьлек укучылар өчен булдырылган цифрлы белем бирү проекты. Проект Татарстан Республикасы Рәисе грантын кулланып гамәлгә ашырыла. Төп максаты — яшь буынны үзләренең технологик стартапларын булдырырга һәм алга этәрергә, идеяләрне чынбарлыкка әйләндереп, техник һәм коммерция кыенлыкларын җиңәргә өйрәтү.
Нет комментариев