Авыл җирлекләренең Яңа елга әзерлеген тикшерү буенча оештырылган махсус комиссия кичә Олы Урсак, Кече Мәме, Борындык, Колаңгы, Федоровское, Мөрәле, Кошман, Багай авыл җирлекләренә кергән авылларга барды.
Алар мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси хуҗалыкларының, Олы Кайбыч авыл җирлегенә караган Афанасьевка мәдәният йортының Яңа елны каршы алуга әзерлеген карады. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, барлык авылларда да бәйрәмгә әзерлек югары дәрәҗәдә алып барыла. Бүген комиссия Мәлки зонасы авылларына барачак.
0
0
Нет комментариев