Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
-
Фәнис Зарипов, шәхси эшмәкәр, Түбән Барыш авылы, Апас районы::
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм — Ураза гаете белән котлыйм! Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан аенда тәравих намазларында Раббыбызга сыенды һәм илебезгә, якыннарыбызга бәрәкәтле көннәр теләде. Рамазан ае теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев