«Миләшкәй» балалар бакчасы быел 22 сабыен мәктәпкә озатты.
Чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Кеше гомерендә чыгарылыш кичәләре берничә була. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары яки урта махсус уку йорты. Аларның һәрберсе — онытылмаслык мизгелләр калдыручы бер баскыч. "Миләшкәй«не тәмамлаучыларның да балалар бакчасында узган беренче чыгарылыш кичәсе иң кадерлесе булып күңелләрендә сакланыр. Бәйрәмчә бизәлгән иркен залга аларның әти-әниләре, туганнары җыелды, барысы да дулкынлана. Матур итеп киенгән, йөзләреннән елмаю китмәүче берсеннән-берсе сөйкемле малай һәм кызларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да килде.
Әлеге бинага килеп керү белән, күңелне рәхәтлек биләп ала. Без дә шундый кечкенә булган бит! Бу сабыйлар бик бәхетле. Безнең күбебезгә балалар бакчасына йөрү тәтемәде. Шушы малайлар һәм кызлар өчен шатланам, — диде Альберт Илгизәрович. — «Миләшкәй» балалар бакчасында эшләүче һәрбер хезмәткәр олы рәхмәт сүзләренә лаек. Кечкенә генә балаларны кабул итеп алып, аларны мәктәпкә озатканчы тәрбияләү — зур хезмәт. Бу балалар тырышып укырлар, районыбызның лаеклы шәхесләре булырлар дип ышанам.
Балалар бакчада өйрәнгәннәрен күрсәтте — җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, тәрбияче апаларына һәм башка хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр. Укымышлы песинең сорауларына җавапны да тиз таптылар. Белмәмешкә хәрефләрдән сүзләр ясарга булыштылар. Сынатмадылар! Үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Тәрбияче апалары Светлана Муклукова һәм Гүзәл Хамматшина канаты астында ныклы әзерлек алулары күренеп тора. Өлкән иптәшләрен нәниләр дә котлады.
Балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина, сабыйларга, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.
Бүген бездә зур бәйрәм! Балалар бакчасы ул — сабыйларның тәүге уку йорты, беренче тапкыр бер-берсе белән аралашу урыны, — диде ул. — Әле кайчан гына алар монда килеп, сезнең арттан «Әни!» дип, сөйләшә белмәгәне кул болгап елап кала иде. Хәзер алар әнә нинди зурлар, матур һәм бәхетлеләр. Бу балалар белән чын күңелдән горурланам. Аларның барысы да мәктәпкә барырга әзер. Алларында торган бурычларны һәрвакыт үтәрләр, мәктәптә дә үзләрен акыллы һәм тәртипле итеп күрсәтеп, тырышып укырлар, тормышта үз урыннарын табарлар дип ышанып калам.
"Алдынгылар хәрәкәте"нең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Елена Краснова да яшь дусларын котларга дип килгән иде. Хәрәкәт вәкилләре белән бергәләп, алар бу бакчада күп төрле чаралар үткәргән. Хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләп, Елена Мансуровна балалар бакчасы хезмәткәрләре Гүзәл Хамматшинага, Лилия Гыймрановага һәм Диләрә Гарифуллинага "Алдынгылар хәрәкәте«нең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләймановның Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу көнне балалар өчен иң сөенгәне, билгеле, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары иде.
Бик тә дулкынландыра торган көн. Улыбыз Данияр балалар бакчасы белән саубуллаша. Өйдэ йөргәндә алай ис китми кебек, тормыш мәшәкате. Ә балалар бакчасына килгәч, күңелләр мөлдерәп тулды. Әле кайчан гына үземә «Әни булдыгыз!» дип әйкәннәр кебек иде, җиде ел вакыт кай арада узган да киткән! Тәрбияче апаларга бик зур рәхмәт! Үземнең әнием дә тәрбияче булгач, нинди авыр хезмәт икәнлеген яхшы беләм, — диде Алсинә Кузьмина.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар, урамга чыгып, аяз күккә шарлар очырды. Аларны алда тылсымлы белем дөньясы көтә.
Сүз уңаеннан
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел Кайбычның балалар бакчаларын 68 сабый тәмамлады. Аларның 41е — кыз, 27се — малайлар. Иң зур чыгарылыш Олы Кайбычта — 22 сабый, Кошманда — 6 бала.
Нет комментариев