Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында «Караңгыда да күренеп тор!» дип исемләнгән профилактик акция узды
Хәбәрләр

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында «Караңгыда да күренеп тор!» дип исемләнгән профилактик акция узды

Чараның төп максаты — балаларга һәм әти-әниләргә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларның никадәр мөһим булуын искәртү иде.

Очрашу барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресе үткәрелде. Балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады һәм киемдәге яктылык кайтаручы элементларның машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне вакытында күрергә ярдәм итүен белде.

Мульт-дәрестә балалар белемнәрен «Юл сакчылары» дип исемләнгән мультфильм карап ныгытты.

Иҗади остаханәдә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары сабыйлар өчен мастер-класс үткәрде. Өлкәнрәк апалары җитәкчелегендә балалар үз куллары белән матур эшләнмәләр ясады.

Әлеге чара файдалы бүләкләр бирү белән тәмамланды — һәр катнашучыга яктылык кайтаручы асылмалы бизәк тапшырылды. Хәзер кечкенә җәяүлеләрнең юлы тагын да яктырак һәм иминрәк булыр!


Нет комментариев