Олы Подберезье мәктәбенең 190 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Олы Подберезье мәктәбенең 190 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

1 ноябрь Олы Подберезье авылы халкы хәтерендә зур вакыйга булып сакланыр.

Чөнки бу көнне авылдашлары — Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкин исемен йөртүче Олы Подберезье урта мәктәбенең 190 еллык юбилее билгеләп үтелде. 

Мәктәп коллективының, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре академигы, авылдашлары Петр Чекмарев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, РФ Оборона министрлыгы вәкиле, генерал- лейтенант Олег Островский, Кайбыч ягы музее директоры, элеккеге мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин, төрле елларда әлеге мәктәпне тәмамлаган чыгарылышлар, ветеран укытучылар килгән иде. 

Чара башланыр алдыннан кунаклар өчен мәктәп буйлап, аның музейларында экскурсияләр үткәрелде. Мәктәп байрагын сәхнәгә чыгарганнан соң, укытучылар мәктәпнең гимнын башкарды. 

Халык укытучысы дигән абруйлы исемне горур йөртүче мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова тантанага килүчеләрне кайнар котлады.

— Олы Подберезье мәктәбенең 190 еллык юбилее — мәктәп коллективы, авылыбыз, Кайбыч өчен генә түгел, ә Татарстан Республикасы өчен дә мөһим вакыйга. Чөнки барлык мәктәпләр дә 190 еллык тарихы белән мактана алмый. Педагогик коллектив ветераннары, төрле еллардагы чыгарылышлар, хәзерге хезмәткәрләр өчен ул онытылмаслык вакыйга, үткәннәрне барлау, нинди дә булса нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар билгеләү мөмкинлеге, — диде Фәнзилә Фәһимовна. — Бу тантана — балаларга дөньяны танып белергә, фикер йөртергә, иҗат итәргә, туган җирне яратырга, сакларга, алга куелган бурычларга ирешергә өйрәтүчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге дә. Бүген мәктәптә эшләүчеләрнең барысына да олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Арабыздан киткән хезмәттәшләребезне дә искә алып үтәсе килә. Вакыт бер мизгелдәй уза, ләкин һәркемнең хәтерендә без энергия, тормыш дәрте алган чыганак — яраткан мәктәбебез турында хатирәләр саклана. Еллар үткән саен, ул кадерлерәк, якынрак була бара. Мәктәпнең ике гасырга якын тарихы — ул үзе бер чор. Олы Подберезье мәктәбе меңләгән кешегә белем биргән, олы тормышта үзенең лаеклы урынын табарга ярдәм иткән. 

Белем йортының олы юбилее белән котлау өчен сүз башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровка бирелде. 

— Мәктәпнең ике гасырга якын тарихы — ул район тарихының аерылгысыз өлеше. Әлеге тарихның төп өлеше — Олы Подберезье урта мәктәбенең тату коллективы. Нәкъ менә педагоглар ярдәмендә авыл балалары ныклы белем алган, тормышта үз юлларын тапкан. Ике гасырга якын вакыт эчендә Олы Подберезье урта мәктәбе заманча мәгариф үзәгенә әверелде. Моңа нигез салган педагогия хезмәте ветераннарына баш иеп рәхмәт белдерәсе килә. Һәм әлбәттә, мәктәпнең иң зур горурлыгы — аның югары уңышларга ирешкән укучылары. Күренекле авылдашыгыз Петр Чекмарев та бүген безнең арада. Ул — мәктәпнең, районыбызның горурлыгы. Шундый укучылар, чыгарылышлар ярдәмендә мәктәп, авыл үсә, матурлана. 

Алексей Макаров мәктәпнең алдынгы хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре академигы Петр Чекмарев, мәктәп тарихына тукталып, болай диде: 
— Бүген залда утыручылар арасында безне укыткан педагоглар да, классташлар да, балачак дуслар да бар. Мәктәп юбилее барыбызны да берләштерә. Россия буйлап күп йөрим, мәктәпләрдә дә еш булам һәм безнең белем йорты иң яхшысы дип, зур ышаныч белән әйтә алам. Мәктәпләр ябылган авылларны да күп күрергә туры килде. Шуңа күрә, авылны саклап калу өчен демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Мәктәбебез генә түгел, авылыбыз да иң яхшысы булсын иде. Авылда яңа йортлар төзелсен, монда күчеп кайтып үз эшен башлап җибәрүчеләр дә булсын иде, яңа эш урыннары ачылсын. Мин барыгызга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә риза. 

Олег Островский, Илдар Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова, төрле елларның чыгарылышлары чыгыш ясады, педагогларга, остазларына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Олы Подберезье урта мәктәбе белән 38 ел дәвамында аның алыштыргысыз җитәкчесе Фәнзилә Фәһим кызы Биктимерова җитәкчелек итә. Апас районында туып-үскән кыз 23 яшеннән — 1987 елда Олы Подберезье мәктәбенә директор булып билгеләнә һәм бүген дә аның белән уңышлы җитәкчелек итә. Рус халкының милли йолаларын хөрмәт итеп яшәп, авыл халкы арасында тирән хөрмәт казана ул. Аңа кадәр эшләгән директорларның матур традицияләрен дәвам итүе, алдынгы технологияләр куллануы нәтиҗәсендә бүгенге коллектив мәктәпне Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танытты, иң көчле белем йортына әйләндерде. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Фәнзилә Фәһим кызы Биктимеровага «Татарстан Республикасының халык укытучысы» дигән мактаулы дәүләт бүләге тапшырылды. 

Чараны алып баручылар мәктәп тарихы белән таныштырды, төрле елларда эшләгән, хәзерге вакытта арабызда булмаган педагогларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм тантанасы укытучылар, укучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар чыгышы белән үрелеп барды.


Нет комментариев