Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Подберезьеның тынгысыз җанлы ветераны

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, озак еллар дәвамында Олы Подберезье урта мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия биргән Екатерина Елисеева үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Күңеле белән һаман да яшь, тынгысыз йөрәкле кеше ул. Йөзеннән беркайчан да ягымлы елмаю китмәс, тормыш тәҗрибәсе бай, җан җылысы һәркемгә җитә, тәмле сүзләрен кызганмас.
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Җиңү салютлары яңгыраган елны якты дөньяга килгән ул. Графовлар гаиләсендә туган аксыл чәчле, зәңгәр күзле кызга Катя дип исем кушалар. Дәү әнисе дә Екатерина исемле, бу кыз бала да көчле нәселнең дәвамчысы булсын дигәннәрдер. Бөтен кыенлыкларны җиңеп, Россияне бөек ил итеп ясаган кешеләр арасында үсә Екатерина Ивановна. Олы Подберезье авылында яшәүчеләр аны тыйнаклыгы, хезмәт сөючәнлеге, тынгысыз җанлы, энергияле булуы, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булуы өчен хөрмәт итәләр. Еллар дәвамында туплаган зур байлыгы – зирәклек, тормышны ярату һәм бик күп игелекле эшләр.
Ярты гасыр гомерен укытучы һөнәренә багышлаган педагог авылдагы ничәмә-ничә буын вәкиленә белем һәм тәрбия бирде икән?! Урамга чыккан саен берәр укучысын очратмыйча кайтканы юк аның. Гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытып, балаларда туган телебезгә, кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияли. Авылга бәйле тарихи документларны – туган ягы, аның уңган кешеләре турындагы истәлекләрне кадерләп җыя. Мәктәптәге туган якны өйрәнү музее да Екатерина Ивановна куллары белән булдырылган. Ул авыл тарихын гына түгел, сугыш каһарманнары, тыл хезмәтчәннәре, терлекчеләр һәм игенчеләрне барлый, Ватаныбызның югары бүләкләренә лаек булган яшь буын вәкилләре тормышы белән кызыксына. Гади укытучы гына түгел, тарихчы да, туган якны өйрәнүче дә, кызыклы әңгәмәдәш, мөлаем хатын-кыз да. Аңа халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте чиксез кадерле һәм ул үзен шушы халык байлыгын саклауга багышлый.
Екатерина Ивановна авылда, район, республикада үткәрелүче чараларда актив катнаша, укучыларны төрле бәйгеләргә әзерли, җирлектә яшәүче ветераннарны кайгырта. Бик актив кеше ул. Рус халык җырларын башкара, сәхнәдән төшкәне дә юк. Мәктәп музеенда экскурсияләрне кызыклы итеп алып бара. Авылда үткәрелгән шимбә өмәләрендә башлап йөри, бу эшкә авылның өлкән кешеләрен дә тарта. Укучыларны Бөтенроссия, республика, район бәйгеләренә әзерли. Бәйгеләрдә дипломнар, Мактау кәгазьләренә лаек булалар.
Екатерина Ивановна турында авылдашлары да җылы фикердә.
– Ул әйләнә-тирәдәгеләргә күңел җылысын бүләк итә торган кеше, авылыбызның горурлыгы. Екатерина Ивановна минем дә укытучым, кызларым да анда укыды. Мин аны үземнең остазым дип саныйм. Авылда нинди генә чара үткәрсәк тә, ул үзенең идеяләрен җиткерә, барысы да яхшы булсын өчен тырыша. Ул минем төп таянычым, һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирә, – диде җирлек башлыгы Оксана Емельянова.
Тормыш иптәше Иван Филиппович белән узган ел алтын туйларын гөрләтеп уздырдылар.
Екатерина Ивановна юбилее көнендә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары, авылдашларыннан бик күп җылы котлаулар кабул итте. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина аңа бүләкләр тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. «Кайбыч таңнары» газетасы белән дә тыгыз элемтәдә торучы Екатерина Елисеевага алга таба да бәхетле тормышта яшәргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев