Олы Урсак авылында яшәүче Наҗия һәм Рәхимулла Сафиуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды
Хәбәрләр

Олы Урсак авылында яшәүче Наҗия һәм Рәхимулла Сафиуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды

50 елга якын үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче бу парга әлеге бүләкне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

 Сафиуллиннар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган. Наҗия апа фермада эшләгән, ә Рәхимулла абый тракторчы булган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Оныклары өчен яраткан әби-бабай алар. Бәхетле картлык кичерүче бу парның бер-берсенә карата мөнәсәбәтен, яратуын һәм кайгыртуын барысына үрнәк итеп куярлык.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырыла. Әлеге медальгә 25 елдан артык законлы никахта бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән, халык арасында абруй казанган парлар лаек була.

Ел саен Татарстанда шундый 70 медаль тапшырыла. Безнең районнан бу бүләккә ел саен бер гаилә тәкъдим ителә. Моңа кадәр Кайбыч районында әлеге медаль 12 гаиләгә бирелгән.


Нет комментариев