Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы офицер белән очрашты

Күркәм традиция буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуларын дәвам итә.

Бүгенге очрашуга Олы Тәрбиттә туып- үскән, Чүти урта мәктәбендә белем алганнан соң, Казан югары команда танк училищесын тәмамлаган Кирилл Корников тормыш иптәше Александра белән килгән иде. 

— Кирилл, сине туган якларда сау-сәламәт күрүемә бик шатмын. Чакыруыбызны кабул итеп, очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт. Безнең өчен син чын герой. Безнең районнан чыккан хәрби офицерлар күп түгел. Без сезнең белән горурланабыз, — диде Альберт Илгизәрович. 

Ул Кириллдан фронттагы, гаиләсендәге хәлләрне сорашты. 

— Танк училищесын тәмамлаганнан соң, Бурятия республикасында урнашкан хәрби частька җибәрделәр. 2024 елның 13 маенда махсус хәрби операция зонасына киттем. Хәзерге вакытта Көняк Донецк юнәлешендә рота командиры булып хезмәт итәм, — диде өлкән лейтенант Кирилл Корников. 

Махсус хәрби операция зонасыннан беренче тапкыр ялга кайтуында, бу елның гыйнварында Кирилл Мәлки авылы кызы Александра белән гаилә корган. Александра Казан инновация университетында юрист белгечлеге алып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев