Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтүгә карамастан, сугыш афәте китергән кайгы-хәсрәт, әтиләрен, абыйларын, улларын, туганнарын югалту ачысы һаман да халык хәтерендә саклана.
Салтыйган авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатның тол калган хатыны, быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үткән Гөлчирә Шиһабетдин кызы Бикмөхәммәтова — әлеге вакыйгаларның тере шаһиты.
Салтыйган авылында Майсуфа һәм Шиһабетдин Гыймадиевларның алты балалы гаиләсендә Гөлчирә әби икенче бала булып дөньяга аваз салган. Кызганычка каршы, өч уллары, яшь чакта ук, төрле сәбәпләр аркасында вафат булган. Бүгенге көндә Гөлчирә әбинең апасы Фатыйма да, сеңлесе Мәдинә дә исән түгел инде. Бөек Ватан сугышы башланганда, Гөлчирә апага 11 яшь кенә була әле. Беренче Бөтендөнья сугышы ветераны булган әтисе Шиһабетдин ага, олы яшьтә булуы сәбәпле, фронтка алынмый. Ул төрле авылларда коелар казу белән шөгыльләнгән, үзе теләп колхозга кергән. Әнисе Майсуфа да колхоз эшеннән кайтып кермәгән. Гөлчирә дә әнисенә ияреп эшкә барган, «Казан каймасы» корылмасы төзелешендә дә катнашырга туры килгән. Үсмер кыз урманын да кискән, урагын да урган.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, фронттан авылдашлары кайта башлый. Гөлчирә 20 яшендә сугыш афәтләрен, авырлыгын үз җилкәсендә татыган авылдашы Нәбиулла Бикмөхәммәтов белән гаилә корган. Нәбиулла ага 1939 елда ук хәрби хезмәткә чакырылган була. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануга, фронтка киткән. Нәбиулла туган якларына 1946 елда гына кайтып төшә. Сугыштан кайткач, колхозда кладовщик булып эшли башлый, өй сала. Алга таба пилорамда такта ярдыруда, соңрак тегермәнче булып эшли. Салтыйган белән Багай арасын җәен велосипедта, кышын җәяү йөри.
Тату гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәнәр. Кызганычка каршы, Гөлчирә әбигә улы Рәшитне, кызы Рәшидәне югалту ачысын да татырга туры килгән. Тормыш иптәше Нәбиулла вафат булганга да 30 ел вакыт үткән. Хәзерге вакытта Гөлчирә әби кызы Рамилә тәрбиясендә, төп йортта яши. Рамилә апа 44 ел Казан шәһәрендәге хәрби заводта эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиягә чыккач, ялгызы гына яшәүче әнисен карарга кайткан. Гөлсинәләре — Кыргызстанда, Резедә — Мәскәү каласында үз гаиләләре белән яши. Шулай да, туган нигезгә эзне суытмыйлар, кайтып әниләренең хәлен белеп китәләр.
— Әни, олы яшьтә булса да, әле дә кул кушырып утырырга яратмый. Озак еллар колхозчы булды. Аларга гектар-гектар шикәр чөгендере бүлеп бирәләр иде. Без өч кызның да бала чагы шул чөгендер кырында үтте. Тишелеп чыгуга чүбен утап, көзен чөгендерен алып тапшырганчыга кадәр, без басуда булдык. Шулай әти-әни безне үз үрнәкләрендә эшкә өйрәтеп үстерде, — диде Рамилә апа.
— Яшьлегемдә тормыш мине төрле яклап сынады: балаларымны, бергә гомер иткән тормыш иптәшемне дә җир куенына салырга туры килде. Без яшь чакта колхозда күпчелек эш кул көче белән башкарылды, түздек, сынатмадык. Хезмәттә ныклы чыныгу алгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән. Хәзерге тормышны мин оҗмахка тиңләр идем. Ашыйм дисәң, ризыгы, кием дисәң, киемнең ниндие генә юк. Без үскәндә боларның берсе дә булмады. Хәзерге заман яшьләре муллыкның кадерен белсен иде.
Һәр көнне намаз укыганда, дөньялар тынычлансын иде, егетләребез исән-сау өйләренә, гаиләләре янына кайтсыннар иде дип, дога кылам. Бүгенге көндә без, картларга, берни кирәкми. Рәхмәт, авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да, ветераннар советы рәисе Рушания Камалова да өемдә еш булып, хәлемне белеп торалар. Кызым Рамиләгә дә рәхмәтем зур, картлык көнемдә ныклы терәгем, таянычым ул, — диде Гөлчирә әби, күңел хисләрен җиткереп.
Нет комментариев