Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Спорт яратучылар бәйрәме

8 август — Физкультурачылар көне.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 

— Хөрмәтле яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы, «Салават күпере» спорт комплексы, спорт мәктәбе хезмәткәрләре, физик тәрбия укытучылары, спортчылар, тренерлар, тармак ветераннары һәм спорт сөючеләр! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәмне күп кенә райондашлар — гади хезмәткәрләрдән алып, спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче спортчылар — барысы да үзләренең шәхси бәйрәме итеп кабул итәргә хаклы. Без бүген үзләренең шәхси үрнәкләре, җиңүләре белән башкаларны рухландырып торучы спортчыларыбызны данлыйбыз. 
Соңгы елларда районыбыз спортчылары дәрәҗәле Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңү арты җиңү яулый. Кайбычлыларның ял вакытларын спорт чараларында актив катнашып үткәрүләре сөендерә. Ә район хакимиятенең бурычы — спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр күбрәк уңай шартлар тудыру. Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев