Татар теле укытучылары Хуҗа Хәсән мәктәбенә ни өчен җыелды?
Хуҗа Хәсән мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучыларының методик берләшмәсе утырышы булып узды.
Бу юлы ул "Сәләтле балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм проект эше белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре" дигән темага багышлап үткәрелде. Утырышта Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Резидә Матвеева, сингапурча белем бирү методикасын кулланып, Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" повесте буенча ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан укытучылар 2015-2016 уку елында 5нче сыйныфта яңа федераль белем бирү стандартлары турында фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев