Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә Кайбычның хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Мәйдан түренә чыгып бүләк алу – зур мәртәбә. Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Николаевна Васильевага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Кайбыч махсуслаштырылган орлыкчылык урман хуҗалыгының тракторчы-машинисты Ирек Ибраһим улы Лотфуллин «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада юл төзелешен үстерүгә өлеш кертүе өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаровка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт сүзе белдерелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Кайбыч районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Павел Николаевич Муклуков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Махсуслаштырылган орлыкчылык урман хуҗалыгы машинисты Зөлфәт Зөфәр улы Шәмсиевка Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының Рәхмәт сүзе белдерелде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Рәшит кызы Сафина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башкарма комитеты территориаль үсеш бүлегенең баш белгече Гөлнара Минсәлим кызы Гаттарова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Мәдәният өлкәсенә зур өлеш кертүе өчен үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлфинур Гайфетдин кызы Сабирова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Русалина Рәшид кызы Гыйрфановага, Чүти авылы мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Каюм кызы Гыйльфановага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт сүзе белдерелде.

Мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге намуслы хезмәте өчен балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Гөлнара Рәмис кызы Хәялиева район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Кайбыч районын үстерүгә керткән өлешләре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район Советы аппараты секретаре Гөлназ Нурислам кызы Нәфыйкова, башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Лилия Рафис кызы Закирова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатысының баш белгече Гөлия Мәгърүф кызы Гыйсмәтуллина, башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Рәмис Илдус улы Закиров, башкарма комитетның оештыру-хокук бүлеге баш белгече Алинә Сәлимулла кызы Батанова, финанс-бюджет палатасының исән-хисап һәм отчет бүлеге начальнигы Аделя Хамитовна Бикеева, әлеге палатаның бюджет бүлеге начальнигы Ирина Михайловна Губеева районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев