Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, көндезге һәм төнге температура арасындагы аерма 14 градуска кадәр булачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Көньяк-көнбатыш җиле тагын бераз кимиячәк — секундына 5-10 метрга кадәр. Юлларда урыны белән көчле бозлавык була.
Төнге −1, −6 градуслардан соң көндез Татарстан буенча һава +3, +8 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев