Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда боздан яр буенча чыга алмаган балыкчыларны коткарганнар

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, дүрт ир-ат Кама Тамагы районында боз астыннан балык тотарга киткән.

Кире кайтырга вакыт җиткәч, алар боз өстенә су җыелуын һәм ярга кадәр барып җитә алмаячакларын аңлаган.

Ярдәмгә килгән коткаручылар балыкчыларны яр буена алып чыккан һәм полициягә тапшырган.

«Алга таба Тәтеш районы административ комиссиясе аларны юка бозга чыккан өчен административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итәчәк. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: язгы бозга чыкмагыз! Бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин!» — дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев