Татарстанда эссе була, яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда аномаль эсселек сакланачак, әмма атмосфера фронты аркасында һава шартлары тотрыксыз була.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада элеккечә алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Көндез һәм кичен төбәк буенча локаль рәвештә, әмма Казанда түгел, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар ява. Боз булуы ихтимал.
Төньяк-көнчыгыш җиле көндез секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, урыны-урыны белән секундыга 14 метрга кадәр җитәчәк.
Республика буенча һава +28...+33 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев