Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Бүген Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр һәм юеш кар явачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.
Җил 6-11 м/с тизлек белән көньяк-көнбатышка күчеп, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән тизлек секундына 15-18 метрга җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә Татарстанда һава температурасы 0...+ 5 градуска кадәр төште, көнбатыш районнарда урыны белән 0...-2 градуска кадәр суытачак. Көндез +2...+7 градустан югары булмас дип көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев