Татарстанга +27 градуска кадәр аномаль җылылык килә
Хәбәрләр

Татарстанга +27 градуска кадәр аномаль җылылык килә

Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразларыннан билгеле булды.

Бүген атмосфера фронты төбәк территориясендә бераз яңгырлар яудырырга мөмкин. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.

Иртәгә Татарстанда һава торышы шартлары тыныч булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +22.. +27 градус була.

7 майга каршы төндә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. Ләкин көндез, чираттагы атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә +8.. +13 градус, көндез +22.. +27 градус җылы көтелә.

Метеорологларның якынча фаразына караганда, җомга, 8 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Көндез бераз суытачак — һава температурасы +19.. +24 градус булачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев