Татарстанлыларга көчле җил һәм яшен вакытында үтәлергә тиешле иминлек чараларын атадылар
Хәбәрләр

Татарстанлыларга көчле җил һәм яшен вакытында үтәлергә тиешле иминлек чараларын атадылар

Татарстанда 5 майда кич һәм 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15 метрга кадәр тизлектәге көчле җил һәм яшен көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне кисәтте: җил һәм яшен вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булырга, балаларны күзәтүсез калдырмаска, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыруларга ярдәм итәргә кирәк.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев