Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанның дүрт районында бер тәүлек эчендә берничә су басу очрагы теркәлгән

Татарстанда бүген берничә су басу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Әлки районының Иске Камка торак пунктында автомобиль юлының бер участогын су баскан. Авылга җиңел һәм йөк транспортында килү мөмкинлеге саклана. Торак пунктка куркыныч янамый, кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми. 

Арча районының Кәче бистәсендә дә автомобиль юлының бер участогы су астында калган. Юлдан үтәргә мөмкин. Җәяүлеләр күпердән файдалана.

Теләче районы Екатериновка авылы янындагы таш түшәлмәгән автомобиль юлы участогын су баскан. Сәбәбе -Кече Мишә елгасында суның күтәрелүе. Орымширмә торак пункты аша (10 чакрым) әйләнеп үтү оештырылган. Җәяүлеләр күпере дә бар. 

Буа районының Ямбулат авылында Карлы елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә өч йорт яны участогын (яшелчә бакчасы) су баскан. Зыян күрүчеләр юк,.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев