Тугызынчылар имтихан тапшыра
Бүген район мәктәпләренең 9 класс укучылары Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган имтиханнар тапшыру пунктына җыелды.
Алар үзләре сайлаган фән буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында сынау узды. 36 укучы җәмгыять белемен, 5се - физиканы, тагын икешәр укучы география һәм рус әдәбиятын сайлаган иде. Укучыларның имтихан тапшыру барышын күзәтергә Казаннан Республика мәгълүмати-методик үзәгеннән әйдәүче белгеч Алия Рәиф кызы Зиннәтуллина килгән иде. Имтиханга керер алдыннан мәктәп директоры Михаил Серяков уңышлар теләде, кәрәзле телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәве һәм башка кагыйдәләр турында аңлатты. 5 июнь көнне быел 9 классны тәмамлаган 191 укучы шушы мәктәптә рус теленнән имтихан тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев