Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Август-Кайбыч» җәмгыяте игенчеләре сабан культуралары чәчә башлады

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән чәчү агрегаты янына юл тоттык.

 Җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Мингазиев әйтүенчә, бүген механизаторлар Колабирде авылы янындагы 250 гектарлы басуда борчак чәчә башлаган. Чәчү агрегаты берьюлы 15 метр арага чәчеп бара. 

— Быел җәмгыять буенча борчак — 1353, көнбагыш — 10598, рапс — 9983, сабан бодае — 4500, ясмык (чечевица) — 298, җитен 2620 гектар мәйданда чәчеләчәк. Хәзерге вакытта агрегатлар күпьеллык үлән кырларын, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый, күпьеллыкларга, уҗым культураларына сыек ашлама кертә, — диде Рәис Миназиев. 

«Ксенон» тракторына тагылган чәчү комплексында Илдар Шәрәфиев белән Владимир Драндров сменалап эшли. «КамАЗ» йөртүче Олег Савельев, Ранил Зәйнуллин, Илшат Мифтахов агрегатны чәчүлек орлык, минераль ашлама белән тәэмин итә. «МТЗ-82» тракторына тагылган манипулятор белән Юрий Развалов, Юрий Шафеев чәчү комплексына орлык, минераль ашлама сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев