Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар!
-
Галиәсгар Гыймалтдинов, шәхси эшмәкәр:
Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар! Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакьләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.
Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев