Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

-

Фәнис Камалиев, шәхси эшмәкәр: 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Ураза бәйрәме — мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Дөньядагы миллионлаган мөселман бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә. Мөэминнәр, Рамазан ае буена ураза тотып, ихластан дога кылып, Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып зур әзерлек белән каршы ала бу олы бәйрәмне. Сезнең һәрберегезгә Аллаһыга күңел баглаудан үзен бәхетле хис итеп, якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев